Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы шәһәренең укучылар советы республикада иң яхшысы дип игълан ителде

«Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары советлары өчен «Ел активы» республика смотр-конкурсының Гран-При иясе булды. Конкурста республиканың 42 муниципаль берәмлегеннән 161 балалар оешмалары командасы катнашты.

«Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге Яр Чаллы шәһәрендә 2004 елның мартыннан башланып киткән. Әлеге оешма эшләү дәверендә Яр Чаллының меңләгән укучысын колачлаган. Оешманы тәмамлаучылар, үз эшчәнлекләре урыны итеп шәһәр хакимиятен, яшьләр министрлыгын, яшьләр һәм студентлар иҗтимагый берләшмәләрен сайлап, үзләренең актив җәмәгать юлын олы тормышта да дәвам итәләр. 

Кабул итү графигы