Чаллылылар исерек йөртүчеләр турында Телеграм аша хәбәр итә ала
«Нетрезвые водители Набережных Челнов!» махсус чаты эшләп килә. Аның ярдәмендә теләсә кем, шул исәптән аноним рәвештә дә, исерек хәлендәге билгеләре булган йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итү фактлары турында мәгълүмат хәбәр итә ала. Әлеге төркем ярдәмендә инде исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән йөртүчеләр тоткарланды.