Яр Чаллы шәһәрендә торак төзелеше планы үтәлә. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев төзелеш өлкәсендәге казанышларга да тукталып үтте.
Быел 253 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды. Яр Чаллы шәһәре бу күрсәткеч буенча планнны үтәде һәм эш дәвам итә.
Автокалада ике аренда йорты төзелде һәм тагын 4 йорт төзү планлаштырыла.
Быел «Олимпийский» спорткомплексы капиталь ремонтланды һәм КАМАЗ» футбол клубы кырының өслеге яңартылды.
Соңгы 10 елда Яр Чаллы шәһәрендә 10 яңа мәктәп төзелде.