Яр Чаллыда иң яхшы ата-аналар комитетын билгеләделәр
4 март көнне 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.
4 март көнне 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Автозавод районында шәһәрдә яшәүче 350 гүзәл хатын-кызлар – сугыш һәм хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, шәһәрнең төрле тармакларыннан килгән хатын-кызлар өчен «Мәхәббәт язы» бәйрәм программасы узды. Бәйрәм кунакларына "КАМАЗ" мәдәният сарае холлында яшь чаллылылар кулы белән ясалган котлау открыткалары тапшырылды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Энергетик" мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, табиблар, педагоглар, күп балалы әниләр чакырылган иде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Майна Мария Ивановна бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.
15 мартта «Леруа Мерлен» сәүдә челтәренең Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференциясе узачак.