Яр Чаллыда 32 күп фатирлы йорт төзеләчәк
Наил Мәһдиев Шәһәр Советының хисап сессиясе барышында төзелеш тармагының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул узган елда Чаллыда 31 күп фатирлы торак йорт төзелүен искәртте. Быел шәһәрдә тагын 310 мең кв.м. торак төзелергә тиеш, бу 32 күпфатирлы йорт, шул исәптән социаль ипотека буенча дүрт йорт (шәһәрнең 63 һәм 69 микрорайоннарында).