Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
“КАМАЗ – мастер” ел командасы булды
“КАМАЗ – мастер” ел командасы булды

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан “Ел спортчысы-2022” тантаналы чарасы узды.

Чараны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов ачты.

Без ел ахырында, гадәттәгечә, спорт университетында очрашабыз, нәтиҗә ясыйбыз! Татарстан халыкара һәм бөтенроссия ярышларында илебезнең иң спортлы һәм иң яхшы төбәге булсын өчен үз җанын һәм тырышлыгын салган һәркемгә зур рәхмәт белдерәсегез килә! Бүген, Яңа ел алдыннан, үз исемемнән, спорт министрлыгы исеменнән барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм  һәм киләсе елда уңышлар телим!”,- диде ТР Спорт министры.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов кулыннан төп бүләкне Владимир Чагин алды. “КАМАЗ-мастер”  командасы “Ел командасы” номинациясендә бүләкләнде. 

Кабул итү графигы