Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда торак йортларны капиталь ремонтлау 23%ка үтәлгән

Быел капиталь ремонт программасы буенча 129 күпфатирлы йорт төзекләндереләчәк. Төзүчеләр 1 млрд 392 млн сумлык 306 төр эш башкарачак. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта эшләр 23%ка башкарылган.

«Без яхшы темпта барабыз. Апрель аенда электрон аукционнар үткәрелде, өч подрядчы оешма белән килешүләр төзелде, аларның икесе күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкарачак.

Быел фасадларны һәм түбәләрне ремонтлау буенча яхшы нәтиҗәләр көтәбез. Без түбәләрне, фасадларны, инженерлык инфраструктурасын, электриканы, шулай ук бина тирәсендәге өслекне һәм подвалларны ремонтлыйбыз. Болар барысы да йорттагы җылылыкны өстәмә рәвештә саклап калуны тәэмин итә, ә бу, үз чиратында, шәһәрдәшләрнең җылылык өчен түләүләрен киметергә мөмкинлек бирә».

Кабул итү графигы