Бәйрәм чарасы Үзәк районында уздырылды. Чарада Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин катнашты. Ул 17/10 йортында яшәүчеләрне котлады.
Ишегалды бәйрәме күңелле узды. Чаллының иҗат коллективлары концерт программасы белән чыгыш ясады.
Балалар өчен мастер-класслар, уенннар, конкурслар оештырылды.
Искәртәбез, ишегалды бәйрәмнәре «Татарстанда җәй» кысаларында үткәрелә.