Бүген Халыкара Укытучылар көне алдыннан шәһәрнең Картиналар галереясендә «Үзәк районның иң яхшы педагоглары»дигән мактау тактасына кертү турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләргә тармакның 22 хезмәткәре лаек булды. Алар-мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр һәм өстәмә белем бирү педагоглары, шәһәр, республика һәм федераль конкурсларда җиңүчеләр, грант ияләре.