Чаллы укучылары Томази Кереселидзены искә алдылар
10 ноябрьдә Россия Федерациясендә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, бу көнне Яр Чаллы Эчке Эшләр идарәсе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, милиция лейтенанты Томази Кереселидзены искә алып, 23, 40 һәм 49 нчы мәктәп укучылары аның мемориаль тактасына һәм ул яшәгән 46/09 торак йорт фасадындагы истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.