Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда дроннар фестивале узачак (видео)
Яр Чаллыда дроннар фестивале узачак (видео)

12 июньдә 16:00 сәгатьтә Гренада паркында дроннар фестивале узачак, аның кысаларында квадрокоптерларда узышлар узачак, медиа-экранда «Drone team Гренада» беренче дроннар мәктәбе проектында катнашучыларның чыгарылыш эшләре күрсәтеләчәк.

«Без барлык спорт төрләрен үстерү яклы, – дип билгеләп үтте проект җитәкчесе Дмитрий Колесников. – Без «Яшүсмер» яшьләр клубы белән берләштек, воркаут, скейтборд, төрле урам юнәлешләре буенча турнирлар күрсәтәчәкбез».

Проектта ике юнәлеш бар: спорт һәм квадрокоптерлар ярдәмендә видеороликлар төшерү. Уку елында 15 Яр Чаллы кешесе белем алган. Финал ярышларында 5 катнашучы сайлап алынды, алар Россия ярышларында шәһәр данын яклаячаклар.  

Кабул итү графигы