Эшләүче яшьләр арасында футбол ярышлары узачак
15 октябрьдә «Җиңү» ябык футбол манежында эшләүче яшьләр арасында мини-футбол буенча турнир ачыла, ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән 10нчы күпер проекты кысаларында үтә. Турнир уеннары ял көннәрендә җирәбә буенча өч атна дәвамында һәм турнир схемасы буенча узачак. Анда шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең 13 командасы катнашачак. Команда составы: 15 кеше.