Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылылар Россия көнен билгеләп үтә
Чаллылылар Россия көнен билгеләп үтә
Чаллылылар Россия көнен билгеләп үтә
Чаллылылар Россия көнен билгеләп үтә
Чаллылылар Россия көнен билгеләп үтә
Чаллылылар Россия көнен билгеләп үтә

Бүген бөтен ил буенча иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Россия көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә, шул исәптән Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында оештырылды. Беренче булып чара Азатлык мәйданында старт алды.

Бәйрәм белән шәһәрдәшләрне Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады: "Россия Көне – илебезнең бүгенге тарихында мөһим дата. Ул үзендә тарихи хакыйкатьне, ата-бабаларыбызның бөек батырлыкларын һәм Россиянең хәзерге үсешен берләштерә. Әлбәттә, бүген без катлаулы чор кичерәбез, илебез шундый вакытларны хәтерли. Без авыр минутларда берләшә беләбез һәм хәзер иңгә-иң куеп, бергә атларга тиешбез. Россия - бөек һәм көчле ил, ул үзенең тарихы, казанышлары, батырлыклары белән данлыклы. Яр Чаллы шәһәре – хезмәт батырлыгының ачык мисалы. Без сезнең белән безгә кадәр барлыкка килгәннәрнең барысын да сакларга һәм арттырырга тиешбез". 

Бәйрәм кунаклары алдында концерт программасы белән шәһәрнең солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Балалар өчен призлы уеннар, викториналар һәм төрле күңел ачу мәйданчыклары оештырылды.

Кабул итү графигы