Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев: «Шәһәр икътисады аякка баса, без моны мәшгульләр саны буенча күрәбез»

Ел башыннан «Россиядә эш» кадрлар үзәгенә 10 384 кеше мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә эшсез сыйфатында 1 267 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,45не тәшкил итә, Татарстан буенча бу күрсәткеч - 0,74.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, кадрлар үзәгендә 9 500 вакансия тәкъдим ителә. Бу ел башыннан бирле 8 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. «Эшсезлек буенча пособиеләргә 135 миллион сумнан артык акча тотылган», - диде ул.  

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллы шәһәрендә эшсезлек дәрәҗәсенең сизелерлек кимегәнен билгеләп үтте. «Пандемия белән бәйле кайбер кыенлыкларга карамастан, шәһәр икътисады торгызыла. Без моны шәһәр бюджетын үтәү буенча, мәшгульләр саны буенча күрәбез. Бу безнең шәһәр тормышында уңай мизгелләр», - дип билгеләп үтте Яр Чаллы хакиме. 

Кабул итү графигы