Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев мәктәп футбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде
Наил Мәһдиев мәктәп футбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде
Наил Мәһдиев мәктәп футбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде
Наил Мәһдиев мәктәп футбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде
Наил Мәһдиев мәктәп футбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде

"Җиңү" спорт манежында мәктәп футбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Өч ай дәвамында яшь футболчылар иң яхшылары исеме өчен көрәште. Турнирда 32 малайлар һәм 7 кызлар командасы катнашты. Турнир яңа форматта узды: командалар җирәбә буенча ике конференциядә 4 дивизионга бүленде. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 16 команда плей-оффка чыга. Катнашучыларның гомуми саны 420 кеше тәшкил итә. 

"Бу турнирда җиңеп чыккан иң яхшылар матди бүләк алачак. Без җиңүче мәктәпнең финанс ресурслар алуы турында Карар кабул иттек: спорт залын ремонтлауга, спорт инвентарын сатып алуга якынча миллион ярым сум", – дип игълан итте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Нәтиҗәдә, малайлар арасында беренче урын 58 нче мәктәп укучыларына эләгә, аларның командасы Скорпионы 58 дип атала. Икенче урынны Кенгуру 30 командасы алды (30 нчы мәктәп), иң көчлеләр өчлеген Бизоны 44 командасы япты (44 нче мәктәп).

Кызлар арасында беренче урынны 1 нче мәктәп командасы алды.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Призер булган һәр уенчы 5 мең сумлык сертификат алды. 

Кабул итү графигы