Шәһәр ярминкәләрендә республиканың 11 районы үз продукциясен тәкъдим итте
18 сентябрьдә даими эшләүче 3 мәйданчыкта - Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Татарстан Республикасының 11 муниципаль районы катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды: Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Аксубай.