Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев 11 подъездда газ шартлаудан зыян күләмен бәяләде
Наил Мәһдиев 11 подъездда газ шартлаудан зыян күләмен бәяләде
Наил Мәһдиев 11 подъездда газ шартлаудан зыян күләмен бәяләде

Наил Мәһдиев 48/20 йортының 11 нче подъездындагы фаҗигадән соңгы хәле белән танышты.

«Шартлау көчле булды, бик күп җимереклекләр һәм гражданнар мөлкәтенә зыян китерелде, — дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. - Татинвестгражданпроект, проектлау белән шөгыльләнүче компания, бинаның техник торышына бәя бирәчәк һәм шуннан соң подъезд буенча карар кабул ителәчәк. Сүз кешеләрнең иминлеге турында бара, шуңа күрә бернинди шик тә калмаска тиеш».  

Эшләр уртача берничә ай барачак. Төзүчеләр тәүлек буе эшләячәк.

Хәзерге вакытта 11 нче подъездда яшәүчеләрнең мөлкәтен чыгару бара, зыян күргән кешеләрнең милкенә бәйсез экспертиза бәя бирәчәк. 10 нчы подъездда яшәүчеләр, өч фатирдан тыш, инде күченгәннәр. Хәзерге вакытта кунакханәдә газ шартлаган вакытта зыян күргән 40 шәһәрдәш яши.  

Кабул итү графигы