Яр Чаллы гаиләсе шахмат турниры җиңүчесе булды
Казанда «Буыннар бәйләнеше» республика шахмат турниры узды. Татарстан Республикасы буенча «Россия пенсионерлар берлеге»нең төбәк бүлеге оештырган чарага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан иң көчле гаилә командалары җыелды. Ярышлар «Гаилә» милли проекты кысаларында үткәрелә.