Пәнҗешәмбе, 28 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев машина төзүчеләрне бәйрәм белән котлады
Наил Мәһдиев машина төзүчеләрне бәйрәм белән котлады

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ директоры Сергей Когогин машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук "Хайер"фирмасының суыткыч бүләкләре тапшырылды.

Бүген Яр Чаллыда республика күләм машина төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Тантаналы чарага ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлар, шәһәр һәм район башлыклары, машина төзүчеләр, тармак ветераннары килде. Рөстәм Миңнеханов Орган залы янында һәм эчендә оештырылган күргәзмәне карады. Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән техника белән Рәисне ТР сәнәгать министры Олег Коробченко таныштырды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев залда булганнарга барлык муниципалитет башлыклары исеменнән котлаулар белән мөрәҗәгать итте.

Тантаналы чара "Болгар" бию театры, ТРның халык артисты Алинә Шәрипҗанова , "Кватро" квартеты чыгышлары белән үрелеп барды.

Кабул итү графигы