Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы хәрби хезмәткәрнең улы туды
Чаллы хәрби хезмәткәрнең улы туды
Чаллы хәрби хезмәткәрнең улы туды
Чаллы хәрби хезмәткәрнең улы туды

Махсус хәрби операциядәге Линар Нуруллинның өченче баласы туды. Юлия һәм Линар аңа Аяз исеме кушты.

Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары, дуслары җитәкчеләр һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиев килде.

Чаллы хакиме гаиләгә республика һәм шәһәр җитәкчелегеннән бүләкләр һәм 100 мең сум акча тапшырды. 

«Бүген Чаллының зур гаиләсендә – шатлыклы көн. Безнең хәрби хезмәткәрнең гаиләсендә тагын бер нәсел дәвамчысы туды. Аңа Аяз дигән матур исем куштылар. Әтисе кулына корал тотып илебез мәнфәгатьләрен яклый. Ул хәрби хезмәттәшләре белән бергә күптән көтелгән җиңүне якынайта. Аяз «җиңү» дигән сүзне аңлата. Улы үзенең әтисе белән горурланачак», – дип әйтте Наил Мәһдиев. 

Кабул итү графигы