Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар советы активы белән очрашты
Бүген 59 нчы «Адымнар» гимназиясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар советы активистлары белән очрашты. Билгеләп үтик, Яр Чаллы шәһәренең Укучылар советы республикада иң яхшысы дип табылды һәм Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары советлары арасында «Ел активы» республика смотр-конкурсының Гран-При иясе булды.