Яр Чаллының күпфункцияле үзәкләрендә 279 хезмәт күрсәтелә
Күпфункцияле үзәкләрнең Яр Чаллы филиаллары эшен оештыру турында ведомство башлыгы Евгения Варго сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Яр Чаллыда өч филиал эшли: Үзәк, Яр Чаллы, Тукай. Хезмәткәрләрнең гомуми саны – 132 кеше. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми саны – 279.