Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Хөрмәтле социаль өлкә ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы, ихлас котлауларны кабул итегез!

Сез сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларны, шәһәребезнең өлкән яшьтәге кешеләрен, балалары булган гаиләләрне армый-талмый кайгыртасыз. Кешеләргә карата сабырлык, игътибарлылык күрсәтеп, теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булуыгызны белдереп, сүз белән дә, эш белән дә булышасыз. 

Яр Чаллының социаль яклау учреждениеләрендә йөрәк кушуы буенча һөнәрләрен сайлаган кешеләр хезмәт куя. Мондый эш түземлекне, чит кешенең кайгысын аңлауны, сабыр һәм мәрхәмәтле булуны таләп итә. Бу рухи сыйфатларга һәр кеше дә ия түгел. 

Фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән тормыш иминлеге, ныклы сәламәтлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. 

Н. Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры

Кабул итү графигы