Чәршәмбе, 27 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев яңа туган баланы каршылау тантанасында катнашты
Наил Мәһдиев яңа туган баланы каршылау тантанасында катнашты
Наил Мәһдиев яңа туган баланы каршылау тантанасында катнашты

Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәр Денис һәм Анастасия Миңниязовлар гаиләсен ишәюләре белән котлады. Денис хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Яшь гаиләнең күптән көтелгән кызлары Лия дөньяга килде. Яшь әнине котларга туганнары һәм якыннары, шәһәр мэры, эштәге хезмәттәшләре, Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин килде. Наил Мәһдиев гаиләнең туганнарына мөрәҗәгать итеп, аларның ярдәме мөһим һәм кирәклеген билгеләп үтте.

"Без монда үз хөрмәтебезне белдерергә, яшь әниләрне балалары туу белән котларга киләбез. Без сезнең белән, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән. Бу-безнең зур күпмилләтле гаиләбезнең, Чаллы шәһәренең шатлыгы. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән төп документ-бала туу турында таныклык һәм 100 мең сум акча тапшырабыз. Без барлык хәрбиләребезнең гаиләләренә аерым ярдәм күрсәтәбез", - диде шәһәр мэры.

Кабул итү графигы