Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев коронавирустан прививка ясатты
Наил Мәһдиев коронавирустан прививка ясатты
Наил Мәһдиев коронавирустан прививка ясатты

Башкарма комитетның медицина кабинетында  коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Биредә прививканы сугыш ветераннары өчен госпиталь табиблары ясый. Вакцинацияләнүчеләр арасында Яр Чаллы мэры да бар иде. Наил Мәһдиев "Спутник V" вакцинасының беренче компонентын алды. Вакцинация алдыннан аңа сугыш ветераннары өчен госпиталенең  көндезге стационар мөдире, табиб-гериатры Фәридә Шәрифуллина консультация бирде. Шәһәр Хакиме шулай ук медицина тикшеренүе узды.

Билгеләп үтик, Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясаттылар. Коронавирустан вакцинацияне шулай ук Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар ӘхмәтоваРоспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев һәм башка җитәкчеләр алды.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 42 меңләп кеше коронавирустан прививка ясаткан.

Кабул итү графигы