Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев: "Авыр вакытларда ныклылыкка тикшерү узабыз"
Наил Мәһдиев: "Авыр вакытларда ныклылыкка тикшерү узабыз"

Шәһәр мэры аппарат киңәшмәсе барышында өлешчә мобилизациягә чакырылган Татарстан егетләре хезмәт иткән Белгород өлкәсенең хәрби частенә сәфәр нәтиҗәләре белән уртаклашты. Ул сәфәр барышында Чаллыдан 90 тоннадан артык йөк – җылы эчке кием, ярма, азык-төлек, йокы капчыклары тапшырылуын хәбәр итте. Частьта Казан, Зәй, Чаллы, Биектау, башка шәһәрләрдән булган ир-егетләр хәрби бурычларын үтәргә әзерләнә.

«Сугышчылар күтәренке рухта, киенүләре, тукланулары яхшы дәрәҗәдә, - дип уртаклашты Наил Мәһдиев. - Чаллыда яшәүче меңнән артык кеше махсус хәрби операция зонасында бурычларны үти. Без системалы рәвештә мобилизация башланганнан бирле хәрби бурычлыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Авыр вакытларда ныклылыкка сынау узабыз, безнең артта кешеләр язмышы тора».

Кабул итү графигы