Мәләкәс елгасында яңа чистарту корылмалары урнаштыру планлаштырыла
«Экология» илкүләм проектының «уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Чаллы шәһәре территориясендә Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту чаралары тормышка ашырыла. Сул яр ягыннан 800 метр озынлыктагы Мәләкәс участогында төбен чистарту эшләре төгәлләнгән инде,-дип хәбәр итте Чаллы шәһәрендә Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин матбугат конференциясендә. Моннан тыш, хәзерге вакытта ясалма юылган утрауны бетерү эшләре алып барыла, алынган чит җирләрнең гомуми күләме 19 мең кв. метр тәшкил итә. Түбән Кама сусаклагычының 3350 м озынлыгында урнашкан үзәненең икенче участогын чистарту буенча эшләр башкару өчен проект документлары әзерләнде. «Иделне савыктыру» проекты кысаларында Мәләкәс аръягы торак микрорайонында локаль чистарту корылмалары төзү буенча эшләр башкарылды.