Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда ЕГЭда 71 укучы 100шәр балл җыйды
Чаллыда ЕГЭда 71 укучы 100шәр балл җыйды
Чаллыда ЕГЭда 71 укучы 100шәр балл җыйды
Чаллыда ЕГЭда 71 укучы 100шәр балл җыйды

Чаллы хакимияте бинасында бердәм дәүләт имтиханнарыннан иң югары балл җыйган укучыларны һәм аларның укытучыларын, мәктәп директорларын котладылар. Тантаналы чараны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачты. 

Яр Чаллы шәһәрендә ЕГЭда 71 укучы 100шәр балл җыйды. Аларның өчесе ике фәннән йөзәрне алды. Алар 56нчы мәктәптән Диана Бакирова, 26нчы гимназиядән Ильяс Аетдинов һәм Егор Серединский.

Наил Мәһдиев ЕГЭда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларының барсына да 10шар мең сум акча тапшырды. Укытучыларга һәм мәктәп директорларына да шундый ук игътибар күрсәтелде.

Кабул итү графигы