Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев: "Хакимият белән бизнес мөнәсәбәтләре гадел булырга тиеш»

2022 елның 1 яртыеллыгында Яр Чаллы шәһәренең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр бюджеты 412,2 млн сумга артты, план күрсәткечләре 333,6 млн сум булганда өстәмә рәвештә 78,6 млн сум керде, үсеш 23% тәшкил итте, - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин.

 "Без эшмәкәрләрнең муниципаль җирләрне, милекне актив кулланулары, бизнесны үстерү өчен һәм шул ук вакытта  җир һәм милек өчен аренда түләү яклы. Хакимият белән бизнес мөнәсәбәтләре гадел булырга тиеш. Икътисади вәзгыять катлаулы булуга карамастан, шәһәрдә бер генә җитештерү заводлары тукталмый, заказлар күләме арта бара", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Кабул итү графигы