Шәһәр мэры Наил Мәһдиев инициативасы белән иң яхшы белем бирү оешмаларына өч миллионлык грант бирелде
2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча 77 нче гимназиягә, 30 нчы урта белем бирү мәктәбенә, 104 нче балалар бакчасы һәм 15 нче балалар иҗат сараена мэр гранты бирелде. Мәктәпләргә - 1 миллион, балалар бакчасына һәм 15 нче балалар иҗат сараена -500 мең сум күләмендә грантлар тапшырылды.