Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
"Безнең ишегалды" яшь чаллылылар өчен мастер-класслар оештыра
"Безнең ишегалды" яшь чаллылылар өчен мастер-класслар оештыра
"Безнең ишегалды" яшь чаллылылар өчен мастер-класслар оештыра

Иртәгә, 19 июльдә, 56/23 йорт ишегалдында 16:00 сәгатьтә балалар өчен мастер-класс һәм архитектурага багышланган уеннар оештырылачак. Спикер Татарстан Республикасы рәисе «Безнең ишегалды» программасының әйдәп баручы архитектор-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко булачак. Нәкъ менә ул Чаллыда программа буенча эш барышын күзәтә. 

«Безнең ишегалды уены» лагере кысаларында «Безнең ишегалды» программасының архитекторлары балаларга үз һөнәрләре турында сөйләячәкләр һәм уен формасында ни өчен ишегалларында якты булырга тиешлеген, "лежачие полицейские" нинди роль уйнавын һәм кеше хезмәтенә саклык белән карау, шулай ук вандализм белән көрәшү мөһим икәнен аңлатачаклар. Балаларны пенополистиролдан макетлар ясарга өйрәтәчәкләр, профессионаллар кебек. Шулай ук мастер-класста катнашучылар бергәләп ишегалды өчен арт-объект әзерлиячәкләр һәм үзләрен архитектор ролендә хис итә алачаклар. Балалар өчен кечкенә генә лекция дә үткәреләчәк, анда экспертлар архитектура һәм урбанистика турында гади сүзләр белән сөйләячәк.

Ишегалдына кунакка җирле эт асраучылар җәмгыятьләре дә киләчәк. Очрашуда балаларны кинолог һөнәре белән таныштырачаклар, йорт хайваннары белән социаль аралашуның нечкәлекләре һәм сәламәт һәм куркынычсыз элемтә урнаштыру турында сөйләячәкләр.

Кабул итү графигы