Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Опека һәм попечительлек бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет аппаратына Опека һәм попечительлек бүлегенең яңа җитәкчесе Иван Калининны тәкъдим итте. "Иван Михайлович 10 елдан артык шәһәребезнең социаль яклау идарәсе системасында төрле вазыйфаларда эшли. Аның хезмәт тәҗрибәсен исәпкә алып, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы итеп билгеләргә карар кабул ителә. Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы булып актив эшләү өчен барысы да бар. Эш катлаулы, түземлек сорый, гаиләләребезгә һәм балаларыбызга кагылышлы җентекле һәм оператив карарлар кабул итәргә кирәк булачак", – дип билгеләп үтте.

Иван Михайлович Калинин Яр Чаллыда туган, В. И. Ульянов-Ленин ис Казан федераль университетын тәмамлаган. Элегрәк ул комитетның Үзәк районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире вазыйфасын башкарган.

Кабул итү графигы