Мәктәпьяны лагерьларына йөрүчеләр команда эстафеталарында ярышты
Комсомол районының 10 нчы мәктәбе спорт мәйданчыгында мәктәпьяны лагерьларында ял итүче балалар арасында традицион җәйге Спартакиада узды. Ярышлар Комсомол районы администрациясе тарафыннан 15 нче балалар иҗат йорты белән берлектә оештырылды. Ярышларда 12 команда катнашты.Катнашучыларның яшь категориясе 8-10 яшь. Балалар күңелле команда эстафеталары узды, һәр яшь спортчы күңел күтәренкелеге һәм татлы приз алды.