Пәнҗешәмбе, 28 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Коммерцияле булмаган оешмалар президент грантлары җиңүчеләре булдылар
Коммерцияле булмаган оешмалар президент грантлары җиңүчеләре булдылар

2022 елда Президент грантлары фондының беренче һәм икенче конкурсларында Яр Чаллы коммерцияле булмаган оешмаларының ике проекты җиңүче булды. Әлеге проектларга ярдәм итүгә 4,1 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Беренче конкурста «Джигит» яшүсмерләр үсешенә ярдәм итү үзәге «J-GET инженер остаханәсе» белем бирү проекты белән җиңү яулады. Проект нигезендә, файдалы танып-белү ялын үткәрү өчен, яшүсмерләрне инженер белгечлекләренә һәм гамәли хезмәткә җәлеп итү өчен мәйданчык булдырылачак.

«Яңа башлангыч – наркотикларга бәйле, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм җәмгыятьтән изоляцияләнмичә хөкем ителгән кешеләргә социаль ярдәм» социаль проекты белән «Системалы карарлар үзәге«Ярдәмгә адым» автоном коммерциячел булмаган оешмасы икенче конкурста җиңүче булды. Проектның максаты – Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыш шәһәрләрендә яшәүче наркотик һәм алкогольгә бәйле, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм җәмгыятьтән изоляцияләнмичә хөкем ителгән затлар арасында кабат хокук бозуларны булдырмау. 

Кабул итү графигы