Игътибар! Светофорны сүндерү булачак
Сүндерүләр бүген төнлә һәм иртәгә көндез узачак. Бүген 22:00 дән 07:00гә кадәр «Пединститут» тукталышындагы светофор сүндерелә. 15 август көнне, 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда светофор объектларын сүндерү планлаштырыла: БСИга борылыш (Казан проспекты белән Иске Сарман урамы киселеше) һәм «ЭССЕН» сәүдә үзәге районында ГЭС бистәсе белән Сидоровка бистәсе арасында. Машина йөртүчеләргә юл билгеләреннән файдаланырга кирәк.