"Хыялларыбыз ярлары" дигән исем астында "Альбатрос" спорт-сәламәтләндерү комплексында күргәзмә экспозициясе яңартылды. Күргәзмәдә 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре тәкъдим ителде. Экспозициянең күпчелек өлеше «витраж» техникасында башкарылган. Бу монументаль декоратив сәнгатьнең үзенчәлекле төре. Пыяладан яки пыялада ясалган үтәкүренмәле картиналар, бизәкләр витраж дип атала. Әлеге техника очраклы гына сайланмаган, эшләрнең дымлыга чыдамлыгы төсләрнең тышкы кыяфәтен һәм яктылыгын саклап калырга мөмкинлек бирә.
Кабул итү графигы
Мәгълүматны йөкләп булмады. Соңрак кабатлап карагыз.