10 нчы автобус маршруты йөриячәк.
Хәсән Туфан проспектында бүген озын бөкеләр хасил булды. Сөембикә – Хәсән. Туфан проспектлары киселешендә трамвай линиясе чыбыклары өзелде.
Вахитов проспектыннан алып Сөембикә, Тынычлык, Яр Чаллы проспектлары Сергей Титов урамына кадәр трамвайлар йөреше туктатылды.
Хәзерге вакытта Сөембикә — Хәсән Туфан проспектлары киселешендә линияләрне төзекләндерәләр. Эшкә «Горкоммунхоз» предприятиесе электромонтерлар бригадасы да чыгарылды. Юлларны сәгать 12гә ачарга планлаштыралар.