Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе котлаулар кабул итә
Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе котлаулар кабул итә

Комсомол районында Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Биктимир Гыйззәтулла улы Мурясов 86 яшен  билгеләп үтә.

Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов тапшырды.

Биктимир Гыйззәтулла улы Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Әмир авылында туган.

1966 елда «Сәнәгать һәм граждан төзелеше» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.

1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Мурясов Биктимир Гыйззәтулла улы ике «Почет Билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе», Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.

Кабул итү графигы