Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга югары бәя бирде
Яр Чаллы республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә, бүген шәһәр тулаем төбәк продуктының (ВРП) 9 процентын формалаштыра, республика сәнәгый продукциясенең 12 проценттан артыгын җитештерә, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул Чаллы шәһәр советының йомгаклау сессиясендә әйтте.