Яшь чаллылылар татар телен белү буенча ярышачак
"Заман" яшьләр үзәгендә 18 майда «Татар теле-туган телем» квиз-уены узачак. Чара Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Уенга шәһәрнең 13 нче, 33 нче һәм 46 нчы мәктәпләренең 7-9 нчы сыйныф укучылары катнашачак. Чараның максаты-укучыларның туган тел турында белемнәрен киңәйтү, үсеп килүче буынны үз милли мәдәниятенә, милли сәнгатенә җәлеп итү, Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү аша татар телен өйрәнүне популярлаштыру. Уенның асылы татар язучыларының биографиясен, татар халкының шигырьләрен, традицияләрен һәм мәдәниятен белү, шулай ук яшьләр сленгларын (сүзләрен) татар теленә тәрҗемә итүдән гыйбарәт.