Чаллыда кайсы юллар ремонтланачак?
Быел «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында Боровецк күперен капиталь ремонтолау дәвам итә. Барлык эшләр 2025 елның 20 ноябрендә тәмамланырга тиеш. Бүгенге көндә 44 процент эш башкарылды. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте.