Яр Чаллының мактаулы гражданины 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Автозавод районының Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Мясникова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләр тапшырылды. Юбилярны котларга Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова килде. Ул аның ил тарихына керткән бәяләп бетергесез өлеше һәм барлык буыннар өчен батырлык үрнәге булганы өчен тирән рәхмәтен белдерде.