Автозавод районында 95 яшь тулу уңаеннан тыл хезмәтчәнен котладылар
Яр Чаллыда яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәчәне Лируза Гаяз кызы Байкиева 95 яшен билгеләп үтте. Юбилей көнендә Лируза Гаяз кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлауларар җибәрелде. Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова юбилярны шәхсән котлады.