Татар теле укытучыларын бәйгедә катнашырга чакыралар
Үз фәннәрен татарча укытучы укытучыларның статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм профессиональ осталыкны тарату максатында "Сэләт" яшьләр үзәге тарафыннан "Татар теле – халкым теле" II Бөтенроссия иҗади бәйге һәм семинар үткәрелү планлаштырыла. Бәйге ике этапта үткәрелә. Беренче этап – читтән торып (10 февральдән 16 мартка кадәр). Катнашучыларга резюме, автобиография һәм дәрес сценариен сылтама буенча оештыручылар адресына җибәрергә кирәк. Икенче этап – көндезге форматта (10-12 апрельдә). Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 120 катнашучы көндезге форматтагы этапка чакырыла. Ул "Сэләт-Батыр" яшьләр җәмәгать үзәгендә узачак. Конкурсның нигезләмәсе белән биредә танышырга була.