Яр Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә бүләкләр тапшыралар
Комсомол районында 1 060 азык-төлек җыелмасы әзерләнгән. Россия Герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Константиновнага бүләкне Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗәнов тапшырды. Ул аны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм бәйрәм уңаеннан концертка чакыру тапшырды. «Безнең өчен саклаучыларыбызның гаиләләре белән даими элемтәдә булу мөһим. Сез — безнең терәк, сезнең ныклылыгыз һәм ышанычыгыз барыбызга да ярдәм итә», — дип билгеләде Комсомол районы хакимияте башлыгы.