Яр Чаллыда Социаль фондның клиент хезмәтенең эшенә йомгак ясалды
Шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Яр Чаллы шәһәре клиентлар хезмәтенең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар» темасына хисап утырышы узды. Чарада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең бюджет бүлеге башлыгы Руслан Хафизов , шулай ук төрле ведомстволар, учреждениеләр җитәкчеләре һәм клиентлар хезмәте белгечләре катнашты.