2025 елда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 15 меңнән артык операция башкарылган
Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә бүген узган ел өчен эш нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау медицина советы узды. Хастаханәнең төп эш күрсәткечләрен баш табиб вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Джумабаев тәкъдим итте.