Чаллыда 1 октябрьдән өлкән буын декадасы старт алды. «КАМАЗ» мәдәният сараенда өлкән буын декадасына багышланган бәйрәм концерты узды.
Бәйрәм кунакларын солистлар һәм иҗат коллективлары сөендерде.
Кунаклар өчен җылы котлаулар яңгырады. Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов котлады һәм бүләкләр тапшырды.