Чаллыда кар җыю буенча махсус техника тәүлек әйләнәсе эшли
Шәһәр юлларына 150дән артык берәмлек техника чыкты. Шәһәр Хакиме катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, узган атнада 62 мм кар яуды, бу айлык норманың 141% тәшкил итте.