Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Рамил Хәлимов: "Сез – геройлар балалары"
Рамил Хәлимов: "Сез – геройлар балалары"
Рамил Хәлимов: "Сез – геройлар балалары"

 Шәһәр мэры кушуы буенча бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрында мобилизацияләнгән чаллылыларның кече яшьтәге балалары өчен спектакль куелды. Әниләр һәм әбиләр озатуында килгән яшь чаллылылар Казанның «Әкият» курчак театрыннан "Маугли" спектаклен карадылар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов тамашачыларга мөрәҗәгать итте: "Сез-безнең геройларның балалары, сакчыларыгыз: әтиләрегез Кораллы Көчләр сафына чакырылган. Без барыбыз да әтиләрегез белән горурланабыз. Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев мобилизацияләнгән солдатларның гаиләләренә ярдәм итү турында Карар кабул итте – шәһәрдә балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләү гамәлдән чыгарылды, мәктәпләрдә бушлай туклану оештырылды. Озакламый көзге каникуллар, балаларыгызга шәһәрдә узачак чараларга барырга тәкъдим итәрбез".

Яшь тамашачылар Редьяард Киплингның Маугли турындагы әсәре буенча куелган тарихны һәм актерларның уенын уңай бәяләделәр.

Кабул итү графигы